Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шимбә өмәсе узачак

17 апрельдә 9.00 сәгатьтә шәһәрдә шимбә өмәсе була.

Ул республикада игълан ителгән санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз» республика акциясе кысаларында үткәрелә. Шәһәр башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, шимбә өмәсенә җыелган чүп-чарны ташый торган техника биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган өмәләрдә 1400дән артык кеше катнашты. Алар — шәһәр предприятиеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук башкарма комитет һәм администрация хезмәткәрләре. Барлыгы 9 берәмлек техника җәлеп ителде һәм 190 кубометр чүп чыгарылды.

Билгеләп үтик, бу шимбә өмәсе микрорайоннарда үтәчәк, гомуми кулланылыштагы территорияләрдә, квартал эчендәге территорияләрдә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка объектларда җыештыру эшләре башкарылачак. Шәһәр җитәкчелеге битараф булмаган барлык кешеләрне чисталык урнаштыруда катнашырга чакыра.

Өмәләргә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Уртак көч белән без шәһәр паркларын, скверларны һәм башка иҗтимагый киңлекләрне, шулай ук ишегалды территорияләрен тәртипкә китерә алачакбыз.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрне санитар чистарту икеайлыгы 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X