Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Шишкин буалары»н төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр

Территорияне яңартуга якынча 160 миллион сум акча сарыф ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бу территорияне үзгәртеп кору буенча беренче очрашулар әле узган ел ук үтте. Берничә ай дәвамында архитекторлар алабугалыларның идеяләрен кабул итте, алар белән онлайн режимда аралашты. Укучылар да үз тәкъдимнәрен кертә алды, алар Шишкин буаларын нинди итеп генә күрәселәре килгәнен рәсемгә төшерде. 
Нәтиҗәдә, архитекторлар тарафыннан проект әзерләнде. Алар фикеренчә, территория төрле яшьтәге алабугалыларның мәнфәгатьләренә җавап бирергә тиеш. Белгечләр проектны җирле халыкның барлык теләкләрен исәпкә алырга тырышып, шулай ук бу урынны тагын да матуррак һәм заманчарак итәрлек кайбер детальләр дә кертеп эшләгән.
Шулай итеп, алар күзлегеннән «Мәйдан» шәһәр тамаша үзәге шул ук урында калырга тиеш, чөнки анда бик күп чаралар уза. Территориянең үзәк өлешендә газоннан утраучыклар булдырырга тәкъдим ителде. Мәңгелек уттан аска таба илтә торган баскыч та ремонтланачак, ә сөзәк урыннарны амфитеатр рәвешендә төзекләндерәчәкләр.
Тарихны саклауга һәм торгызуга аерым игътибар бирү планлаштырыла. Кайчандыр Шишкин буалары тирәсендә алмагачлар бакчасы үскән, аны да торгызырга, ә якында гына лабиринт төзергә ниятлиләр. Хәзер ташландык хәлдә булган чишмәне чистартырга һәм су хәрәкәте булсын өчен буалар белән бер челтәргә тоташтырырга телиләр. Шул ук вакытта буаларның формасы да үзгәрергә мөмкин.
Моннан тыш, биредә парковка һәм яшьләр өчен скейт-парк урнашачак. Инвалидлар өчен уңайлы мохит шулай ук тәэмин ителәчәк. 
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко фикеренчә, булачак буаларның матур һәм заманча дизайнда эшләнүенә карамастан, чүкелгән элементларны да өстәргә кирәк, чөнки бу территориядә җирле әһәмияттәге 4 тарихи мирас объекты урнашкан. Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев аның белән килеште.
Проектны тәкъдир итү вакытында яңгыр канализациясенә дә аерым игътибар бирелде, чөнки бу язгы ташу вакытында су баса торган территория, һәм яңгырлардан соң да биредә су китмичә тора.
Очрашу муниципалитет һәм «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев арасында Шишкин буаларын торгызуда хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул кую белән тәмамланды. Җиләк-җимеш бакчасын торгызуга ул 5 миллион сум акча бүлеп бирергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев