Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Шишкин урамы проблемасы хәл ителәчәк

Һәр яз һәм көз саен, чокырдагы ташкын сулар Меңьеллык урамы буйлап, йорт ишегалларына җыела.

Шишкин урамында яшәүче Рәйхана Резвякова ничә ел инде бакчасына кар сулары тулганга борчыла, йорты да куркыныч астында.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев янына килеп, ул шушы кыенлыклар турында сөйләде.
Һәр яз һәм көз саен, чокырдагы ташкын сулар Меңьеллык урамы буйлап, йорт ишегалларына җыела, нәтиҗәдә торба тыгылган. Берничә елга сузылмаса, бу хәл болай кайгырырлык булмас иде. 2005 елда коеп яуган яңгыр Шишкин урамында торучыларга күп проблемалар тудыра. Резвяковлар гаиләсе дә зыян күрә. Аларның яшелчә бакчасын, сарайларын су баса, йортларының нигезе югары булганга, су идәнгә кадәр күтәрелеп җитми.
— Көчле тоташ яңгыр суы безнең якка агып тулды, бер метр биеклегендә булгандыр. Хәтта таудан суыткыч та агып килде безгә. Күршемнең хәле тагын да начаррак булды — өй эчендә бил тиңентен су торды. Быел язын тагын интектек. Су китсенгә, бордюрны үзебезгә алып ташларга туры килде. Торба тора-бара чүпләнде, ә машина йөртүчеләр, узып барышлый, тәрәзәләреннән әле шешәләр дә ыргытып китә, — дип сөйли Рәйхана Резвякова.
Коммуналчылар проблеманы чишәргә вәгъдә биргән булган, ләкин уналты ел узгач та, берни үзгәрмәгән. Һәм Рәйхана Резвякова хәзер районның яңа башлыгына — Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итте. Ул моны сентябрьгә хәл итәргә кушты. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Марсель Сафиуллин аңлатуынча, Шишкин урамындагы су агызу торбасы чыдамый, шуңа күрә аны алып ташлап, агынты кырларын киңәйтеп бетонларга карар кылганнар.
Нефтьчеләр проспектындагы 53нче йорттан Гөлүсә Сергеева төзекләндерүгә кагылышлы икенче бер сорау белән килгән. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, ул машина урыннарын арттыруны сорады, ләкин, проект буенча, ишегалдындагы парковка урыннары фатирлар санының 25 процентыннан артык булырга тиеш түгел. Шулай да кабул итүдә билгеләп үтүләренчә, эш барышында юл киңәйтеләчәк, аның кырыена автомобильне төнгә калдырып булачак.
Танайкадан Сергей Солдаткин Кыр урамындагы йорт алдында суүткәргечтәге тройникны алыштыруларын сорый. Мәсьәлә июльдә хәл ителер дип ышандырдылар.
Бу юлы кабул итүгә 9 кеше килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев