Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре буенча узган киңәшмә барышында район җитәкчесе Рөстәм Нуриев шәһәрне төзекләндерү эшләренең башкарылу вакытына һәм сыйфатына игътибар итәргә чакырды.

Киңәшмәдә йортларны капиталь төзекләндерү, тротуарлар салу эшләренең, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның нинди этапта булуын карадылар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфат Исмәгыйлев сүзләренә караганда, 13 ишегалды территориясендә төзелеш-монтаж эшләренә керешкәннәр инде. Быел барлыгы 34 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. 
Рөстәм Нуриев, бу мәсьәлә турында фикер алышканда, автомобильчеләр газонга кермәсен өчен машина кую урыннары һәм газон территориясе араларын чикләү мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәклегенә игътибар итте. Киңәшмәдә ике вариант яңгырады: металл баганалар яки бетон ярымсфералар урнаштыру.
Алабугалыларның ТКХ өчен түләү буенча бурычлары турында аерым сөйләштеләр. Май ае өчен шәһәр халкы 93 миллион сумнан артык акча түләгән. 23 июньгә 64 миллион 247 мең сум акча җыелган — бу барлык сумманың 69 проценты. Узган ел белән чагыштырганда динамика — 1 процент. Электр энергиясе буенча бурыч 1 миллион 594 мең сумны тәшкил итә, шуларның 1 миллион 544 мең сумы — соңга калып түләнгән.
Район җитәкчесе, эшнең нәтиҗәлелеген сүздә генә түгел, ә саннарда күрү өчен, шәһәр хуҗалыгы буенча һәр киңәшмәгә атналык динамиканы әзерләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев