Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәр төзелеше советы утырышында 16 гаризаның 6сы хупланды 

Утырыш район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.

Гаризалар җирне бер файдалану зонасыннан икенчегә күчерү, яңа күпфатирлы йортлар, сәүдә объектларын төзү һәм булганнарын үзгәртеп коруга карый.

Эшмәкәрләрдән берәү 4нче микрорайонда Мәрҗани урамындагы 32нче йортка тоташкан сәүдә мәйданын үзгәртеп корырга тели. Кибет торак йорт белән бәйләнештә булганга, барлык эшләрне биредә яшәүчеләр белән килештерергә кирәк. Утырышта ачыкланганча, бу эш тулысынча башкарылмаган. Йорттагылар арасында тавыш бирмәүчеләр калганга, бу сорау эшләнеп бетмәгән.

Икенче бер эшмәкәр «Урман аланы» коттеджлар поселогында кибет проектын тәкъдим итте. Хәзер анда якында гына урнашкан бернинди сәүдә ноктасы да юк, шуңа күрә яңасы барлыкка килү биредә яшәүчеләр өчен җайлы булачак. Проектны хупладылар, әмма эшмәкәр юлдан төшү урынын ясарга тиеш — юл хәрәкәте иминлеге саклансынга, ЮХИДИдә шундый таләп куйдылар.

Мәдәният йортыннан ерак түгел генә урнашкан иҗтимагый туклану пунктының иясе инде быел ук яңа кафе төзи ала. Җәмәгать транспортының иске тукталышы ике атна элек диярлек сүтелгән иде, ул берничә еллар дәвамында эшләми килде. Тукталыш та шул ук эшмәкәрнеке. Хәзер бу урында парклет кына түгел (берничә саннан алдарак бу турыда газетада язган идек), заманча бизәлешле яңартылган кафе да барлыкка киләчәк, ул шәһәр мохитенә ярашып, карашларны шатландырып торачак.

Шәһәр төзелеше советы район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды, һәм анда Җир-милек палатасы, райбашкарма комитетының Юридик бүлеге, ЮХИДИ, шәһәр оешмалары вәкилләре, депутатлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X