Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәрнең тарихи өлеше проблемалары турында фикер алыштылар

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә шәһәрнең тарихи өлеше проблемалары буенча чираттагы киңәшмә узды, аны Алабуга муниципаль районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм музей-ядкарьлекнең генераль директоры Гөлзада Руденко үткәрде.

Киңәшмәдә шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәм мәдәни мирас объектлары булып торган биналарның милекчеләре катнашты. Соңгылары үз территорияләрен төзекләндерү буенча барлык кирәкле эшләрне 1 майга төгәлләячәкләрен әйтте.

Җыелучылар шәһәрнең “түбән” өлешендәге күпфатирлы торак йортлар белән бәйле проблемалар, теге яки бу объектка акча кертергә әзер булган инвесторлар эзләү буенча фикер алышты. Моннан тыш, Казан урамы буенча транспорт чаралары хәрәкәте мәсьәләсе дә күтәрелде, хәзер аны видеокүзәтү камералары ярдәмендә ЮХИДИ күзәтеп торачак.

Рөстәм Нуриев Алабугада язгы өмәләр башлануын әйтте, шәһәр халкын һәм барлык предприятиеләрне бу эшкә кушылырга чакырды һәм тиздән шәһәрдә 2500 агач утыртылачагын хәбәр итте. Причалдагы эшләр дә дәвам итә, 15 апрельгә кадәр биредә туристлык сезонында җирле продукция сату өчен сәүдә рәтләре урнаштыру планлаштырыла.

Гөлзада Руденко мәдәни мирас объектлары милекчеләрен әлеге биналарны карап тотуга җаваплы карарга һәм нинди дә булса ремонт эшләре башлар алдыннан музей-ядкарьлеккә мөрәҗәгать итәргә чакырды, ул бушлай консультация ярдәме күрсәтә һәм уртак эш һәм аралашу өчен һәрвакыт ачык.

Апрель башында шәһәрнең тарихи өлешен янә карап чыгу планлаштырыла.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев