Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Синергия» технопаркының яңа корпусларын төзү 30 августта тәмамланачак

Объектның гомуми мәйданы — 61 207, 57 квадрат метр.

Алабугада «Синергия» индустриаль-технологик паркның 5, 6, 7 номерлы корпуслары төзелеше югары әзерлек дәрәҗәсендә. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.

«Тагын бер эпик бина төзелеше финал стадиясендә, ул шәһәргә керү урынын бизәячәк. МФК «Синергия», — дип яза башлык.

Алабуга районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, объектның гомуми мәйданы −61 207, 57 квадрат метр, җир участогы мәйданы — 21 мең квадрат метрдан артык. Төзелешне тәмамлау 30 августка планлаштырылган.
Бина төрле катлы — икедән 19га кадәр булачак. 5нче корпус беренче каттан өченче катка кадәр, 6нчы корпус — дүрттән 10нчы катка кадәр, 7нче корпус сигез катлы булачак. Төзүче — «Алабуга» МИЗ, подрядчы — «Алабуга Девелопмент».

Төзелешкә Россиянең алты төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан 200 студент җәлеп ителде. Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, студентлар Индустриаль-технологик парк төзелешендә электромонтерлар, монтажчылар сыйфатында һәм бизәү эшләрен башкаруда катнаша.

Эшкә урнашу процессына әзерлек сыйфатында аларның күбесе төзелеш белгечлекләре буенча һөнәри белем алды. Проектта катнашучылар өчен яшәү, туклану һәм транспорт чыгымнарын эш бирүче компенсацияләде.

«Синергия» индустриаль паркы — әзер биналар комплексы. Дүрт корпус файдалануга тапшырылган инде. 2020 елда төзелгән бинаның мәйданы 76 170 квадрат метр тәшкил итәчәк. Корпусларда җитештерү мәйданчыклары урнашкан.

Фото: АМР матбугат хезмәте
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев