Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сәламәт яшәү рәвешенә багышланган флэшмоб узды

Кичә, сәламәтлек көнендә, Алабуга район үзәк хастаханәсе территориясендә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» спорт флэшмобы узды. 

Алабуга район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм медицина училищесы студентлары физик активлык тәнне тонуста тотудан тыш, начар кәеф һәм рухи арыганлык хисе белән көрәшергә дә ярдәм итүен үз мисалларында күрсәтте,дип хәбәр итә АМР башлыгының матбугат хезмәте. 

Зарядканы үзәк хастаханәнең дәвалау физкультурасы буенча инструкторы Оксана Дәүләтшина үткәрде. Ул көнне гимнастикадан башларга, суыткычны зарарлы ризыклардан арындырырга һәм кәефләрне яхшыртырга чакырды.

Поликлиника хезмәткәрләре һәм Алабуга медицина училищесы студентлары флешмобны күтәреп алды һәм үз учреждениеләрендә гимнастика үткәрде. Күнегүләр чыдамлыкны, координацияне яхшыртырга ярдәм итә, көчне арттыра, кәефне яхшырта.

Чарада 100дән артык кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев