Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә 2 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Пациентларның барысы да өйдә дәвалана.

Казанда — 15, Чаллыда — 7, Алабуга һәм Сарман районында — 2шәр, Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Зәй, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

24 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 22 215 очрагы расланган.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 880 кеше савыккан, узган тәүлектә — 30 кеше.

Барлыгы 479 973 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 347 896 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев