Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә 5 кеше короновирус йоктырган

Татарстанда кичә COVID-19 белән авыруның 98 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 98 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 7 , 30дан 50 яшькә кадәр — 38, 50дән 60 яшькә кадәр — 22, 60тан 70 яшькә кадәр — 19, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган.

Казанда — 54, Чаллыда — 15, Алабуга районында — 5, Түбән Кама районында — 4, Норлатта — 3, Аксубай, Кукмара, Лаеш, Менделеевск районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
19 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 073 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 466 кеше савыккан, узган тәүлектә — 21 кеше.


фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев