Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Солхат утлары кабынды

Узган атнада заманча этносәнгать музеенда берьюлы ике күргәзмә ачылды.

Күргәзмәләрнең берсе, «Солхат утлары», рәссамнарның гына түгел, Кырым республикасының декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләренең дә тулы бер комплексы. Күргәзмә экспозициясе төрле жанрларда һәм техникаларда башкарылган ике йөздән артык эшне үз эченә ала. Бу батик (тукымаларны бизәү), чигү, челтәр үрү, керамика, агач кисеп бизәк ясау, корама тегү, текстиль скульптура, рәсем сәнгате, графика һәм башка бик күп нәрсәләр.
Күргәзмәне ачу тантанасында Кырым күргәзмәсе осталары арасыннан ике автор — Александр Черемисов һәм Лариса Войтенко катнашты. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Кырымны үзара күптәнге мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли. 
«Кырымлылар миңа еш кына „Татарстан ни өчен безнең киңлектә еш кунак түгел?“ дигән сорау бирә. Тик шуны әйтәсем килә, бу дөреслеккә туры килеп бетми. Быел без Кырымнан искиткеч кызыклы күргәзмә кабул итәбез. Кырым осталары Спас ярминкәсендә дә еш кунаклар. Шулай ук быел Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондларыннан татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге Симферополь музеенда күргәзмәдә күрсәтелде.»
Күргәзмәнең исеменә килгәндә, Солхат — ул кайчандыр Иске Кырым йөрткән исем. Сүз уңаеннан, кайчандыр анда яшәгән халыклар арасында татарлар да булган. Күргәзмәне булдыруның төп максаты — Кырым рәссамнары һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләрен популярлаштыру. 
Кырым тарихы белән танышканнан соң, хәзерге заман этносәнгате музеена килүче һәр кеше «Тере этника» экспозициясе белән таныша ала. Аның авторы — Төмәннән килгән рәссам Әлфия Мөхәммәтова. Күргәзмә музейның икенче катында урнашкан. Төмән индустриаль университеты педагогы, Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре алабугалылар игътибарына төрле техникаларда булдырылган 100дән артык эш тәкъдим итә. Экспозициянең сюжетлары мөселманнарның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, аларның легендаларын һәм әкиятләрен чагылдыра.
Оештыручылар сүзләренә караганда, Әлфия Мөхәммәтова уникаль техникага ия оста — ул нефть белән рәсем төшерә. Нәкъ менә нефть белән язылган картиналар экспозициянең үзенчәлеге булып тора. Сүз уңаеннан, ачылу тантанасының һәр кунагы үзен дә гадәти булмаган техникада сынап карый алды. Алар өчен Әлфия Мөхәммәтова мастер-класс күрсәтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оештыручылар шартлары буенча эшләрнең бер өлеше Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондларында калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев