Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада социаль ипотека буенча торак алуга бюджет өлкәсендә эшләүче 36 гаилә чиратта тора

Республикада бу программа 2005 елдан бирле гамәлдә.

Фатир мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Хәзерге көндә дә фатирлы булырга теләүче гаиләләр бик күп. Әмма билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Мондый очракта «Социаль ипотека» программасы ярдәмгә килә.

Социаль ипотека торакка мохтаҗларны ташламалы шартларда фатир белән тәэмин итүне күздә тота. Республикада бу программа 2005 елдан бирле гамәлдә. Ул бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, әлеге программаны финанслауда катнашучы оешма хезмәткәрләренә, ашыгыч төстә торак белән ярдәм кирәк булган гражданнарга тәгаенләнә.

«Алабугада бүген социаль ипотека буенча фатир алырга бюджет өлкәсендә эшләгән — 36, «Яшь гаилә» программасы буенча 8 гаилә исәптә тора. Социаль ипотека программасында катнашу өчен кешенең торакка мохтаҗ булуы шарт. Шулай ук һәр гаилә әгъзасына торак мәйданы белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Әгәр ул артып китсә, бу гаилә торак белән тәэмин ителгән санала. Гаилә әгъзалары хезмәт эшчәнлеге алып барырга, гомуми айлык керемнәре айлык түләүләрне түләп барырлык булырга тиеш», — дип аңлатты район башкарма комитетының Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миннебаев.

Торак суммасын максималь бүлеп түләү вакыты — 28,5 ел, әмма ул һәр гаиләгә индивидуаль төстә исәпләнә, 7 процент белән бирелә. Социаль ипотекага исәпкә баскач, бала туа икән, бу гаиләгә 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме карала. Әлбәттә, бу сумма торак өчен түләүгә җибәрелә. Торак бәясенең 10 процентын түләгәндә фатир сайлау мөмкинлеге бирелә.

«Фатирларны бүлү конкурс нигезендә оештырыла. Конкурста, килешү төзеп, беренчел кертемне керткән гаиләләр катнашу хокукы ала. Программада катнашучыларга торак суммасының 10 процентын беренчел кертем итеп түләү шарт. Әгәр ул кертелмәсә, гаилә фатир сайлауда катнаша алмый. Әмма бөтен кеше дә әлеге сумманы түли алмаска мөмкин, бу очракта алар һәр ай саен билгеле бер күләмдә акча түләп барырга тиеш булалар. Һәр гаилә төрлечә түли, әмма аена якынча 6 мең сум чыга», — дип сөйләде Рөстәм Раушан улы.

2020 елда яшь гаиләләрнең социаль ипотека программасыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. Ир белән хатынның берсенең яше 35 яшьтән артмаган гаиләләр ярдәм итү чарасыннан файдалана ала. Аларның бюджет өлкәсендә эшләве мәҗбүри түгел, үзмәшгульләр дә әлеге программа кысаларында фатир алырга хокуклы. Торак алу шартлары шундый ук.
Рөстәм Миннебаев сүзләренчә, тулы булмаган, ягъни ялгызы гына бала тәрбияләүче гаиләләр дә торак алу хокукына ия.

Программада катнашу тәртибе:
1. гариза кабул итү;
2. торак комиссиясе;
3. исәп-теркәү эшләре;
4. социаль ипотека килешүе төзү;
5. фатирга урнашу.

Барлык кызыксындырган сораулар белән АМР башкарма комитетының Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 12 йорт, 101,122нче кабинетлар. 

Гражданнарны кабул итү 3-03-20 телефоны буенча алдан язылу буенча алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев