Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада социаль хезмәткәрләргә истәлекле билгеләр тапшырдылар

20 ел дәвамында 8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәләр. Әлбәттә, Алабуга да читтә калмады.

Традиция буенча бу көнне иң яхшы хезмәткәрләрне дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Бу ел да искәрмә түгел. Һөнәри бәйрәм уңаеннан лаеклы бүләкләр белән беррәттән, бу юлы социаль хезмәткәрләр «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле билгеләр дә алды.
«Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә Мактау грамоталарын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина тапшырды. Ул социаль хезмәткәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу хезмәттә очраклы кешеләр булмавын билгеләп үтте. Бу өлкәдә хезмәт куючыларга игелек, ихласлык һәм кешеләргә мәхәббәт хас. Өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук социаль хезмәткәрләр карамагында булган башка социаль категорияләр белән аралашканда нәкъ менә шундый сыйфатлар булуы кирәк.
«Сезнең карамакта булган гаиләләр янына килгәндә, мин һәрвакыт социаль хезмәткәрләр адресына рәхмәт сүзләре генә ишетәм», — дип билгеләп үтте Лилия Ягудина.
Алга таба бүләкләү тантанасы булды. Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев исеменнән социаль ярдәм үсешенә зур өлеш керткәне өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илиза Чернышевага Рәхмәт хаты тапшырылды. Галина Русских, Надежда Киселева, Илүсә Габдуллина, Алевтина Прокудина «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгесенә лаек булдылар. Татьяна Кашина, Миләүшә Хөсәенова, Надежда Рәхмәтуллиналар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталарын алды.
Хезмәт алдынгыларына шулай ук халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелеге исеменнән дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев