Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Спас ярминкәсе августта узачак

Катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланган инде.

Быел Спас ярминкәсе 5, 6, 7 августта узачак. Аның кысаларында, гадәттәгечә, Бөтенроссия чаң кагу, авторлык җыры һәм нәсел утарлары фестивале узачак. Ике көн дәвамында алабугалылар һәм шәһәр кунаклары илебезнең чаң кагу сәнгате осталарының чыгышларын тыңлый алачак.

Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсенә әзерлек башланды. Катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланган инде.

Ярминкәдә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары осталар кулы белән ясалган уникаль товарлар: бизәнү әйберләре, мамык эшләнмәләре, кием-салым, савыт-саба, юкәдән ясалган әйберләр һәм башкаларны сатып ала алачак.

Моннан тыш, яңа концерт программасы да әзерләнә, балалар өчен күбрәк күңел ачулар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев