Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Спас ярминкәсе ниләр белән гаҗәпләндерер?

Алабугада 5 августтан 7 августка кадәр Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Традиция буенча, чара шәһәрнең Шишкин буаларында, «Яшьләр» стадионы һәм тарихи өлешнең үзәк урамнарында узачак.

Ярминкәдә бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык эшләнмәләр, агачка төшерелгән бизәк, керамика, күн эшләнмәләр, курчаклар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Артистлар һәм фольклор коллективларының чыгышы бәйрәмне бизиячәк.

Ярминкә кысаларында «Алабуга шәһәренең осталар ишегалды» проекты, «Вдохновение» автор җыры фестивале узачак, «Бал шәһәрчеге» булачак, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Алабугада Чаң кагу фестивале
Бөтенроссия Спас ярминкәсен үткәрү кысаларында 5, 6, 7 августта Алабугада XV Бөтенроссия Чаң фестивале узачак. Ярминкә көннәре дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклар Россиянең иң яхшы кыңгырау сәнгате осталары башкаруында Алабуга чаңнары белән ләззәтләнәчәк.

Фестиваль борынгы йолаларны яңарта, Россиядәге кыңгырау чыңы тарихының яңа битләрен ачарга, тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Чарада чаң кагучылар, храм хезмәткәрләре, кыңгырау сәнгатенең төрле мәктәпләрендә укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша. Илнең төрле почмакларыннан фольклор коллективлар, вокаль ансамбльләр, рухи-патриотик җыр авторлары һәм башкаручылар, борынгы рус уен коралларында уйнау осталары килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев