Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада спорт корылмаларына бушлай йөрергә була

1-10 декабрьдә 1, 2, 3 төркем инвалидлар спорт корылмаларына бушлай йөри алачак. 

Спорт объектларына керү, ТР буенча 2021 елның 28 октябреннән 1006 санлы Карары нигезендә, QR-код белән (18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен, үзең белән шәхесне раслый торган документ — паспорт булуы кирәк).


4 декабрь, сәгать 10.00дә — Җиңел атлетика манежында инвалид спортчылар арасында спартакиада.

6 декабрь, сәгать 9.00дән 12.00гә кадәр — «Закал» җәмгыятендә Хокукый ярдәм көне (бушлай)

7 декабрь, сәгать 9.00дән 17.00гә кадәр — В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицина музеенда яшүсмерләр өчен экскурсия.

8 декабрь, сәгать 14.00дә — «Ышаныч» («Доверие») җәмгыятенең көндезге бүлегендә Ачык ишекләр көне. 

9 декабрь, сәгать 9.00дән 13.00гә кадәр — шәһәр Мәдәният сараенда «Мәрхәмәтле эшләр марафоны», «Хыяллар чынга аша» чарасы. 

13 декабрь, сәгать 17.00дә — шәһәр Мәдәният сараенда «Реверанс» бию коллективы концерты.

1-10 декабрь, сәгать 15.00дә — «Иллюзион» кинотеатрында мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен бушлай кино күрсәтүләр.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге — шәһәр музейларына бушлай йөрү (график буенча).

Чәчтарашханәләр, мунчалар — көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге объектларына ташлама белән йөрү.

Инвалидлар мәсьәләләре буенча кайнар линия эше:
Халыкны социаль яклау идарәсе — 7-87-86, Пенсия фонды — 7-97-84, Cоциаль иминиятләштерү фонды — 7-82-55, Алабуга үзәк район хастаханәсе — 4 41-20.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев