Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада спорт объектларын төзекләндерәләр

Таҗи Гыйззәт урамында урнашкан «Бердәм Россия» спорт комплексында машина кую урыннарын киңәйтү буенча эш бара.

Бүгенгә анда бер кат вак таш җәйделәр. Спорт корылмалары дирекциясенең баш инженеры Руслан Мөгыйнов билгеләп үткәнчә, биредә киртә куелачак, бу бинаның террорга каршы сакланышын тәэмин итәргә булышачак.
Түбәсе дә төзекләндерүгә мохтаҗ. 2009 елдан бирле ул инде 80 процентка таушалган. Ремонт ясалгач, 25 процент җылылыкка экономия булачак.
Киләсе атнадан 6нчы микрорайондагы «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында шулай ук ремонт эшләре башланачак. Ул Алабугада 1980 елда ук салынган беренче спорт объектларының берсе булып тора.
− Август башлану белән, эшчеләр витраж һәм тәрәзәләрне алыштыруга керешәчәк. Бассейнда суны әзерләү буенча заманча автомат система урнаштырылачак, − ди Руслан Мөгыйнов.
Төзекләндерү эшләре октябрь ахырына тәмамланырга тиеш. Районның спорт учреждениеләре үсешенә муниципалитет ел саен 20 миллион сум акча бүлеп барырга планлаштыра. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашу вакытында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шундый фикер әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X