Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада спортчыларны бүләкләделәр

Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионатында җиңү яулаган спортчыларга бүләк бүгенге эшлекле киңәшмәдә тапшырылды. 

Бүген гомумшәһәр планеркасында спортчыларны бүләкләү тантанасы узды.

5 майдан 6 майга кадәр Алабугада билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Анда республикабызның 21 районыннан 200дән артык спортчы катнашты. 

57 кг авырлык категориясендә беренче урын алган Илназ Дәүләтшинга медаль һәм диплом тапшырылды. 

90 кг авырлык категориясендә беренче урын алган Илнар Галимовны медаль һәм диплом белән бүләкләделәр.

100 кг авырлык категориясендә беренче урынны алган Хәмитов Эльдарга медаль һәм диплом тапшырылды.

100 кг. нан артык авырлык категориясендә беренче урынны алган Алексей Журавлев медаль һәм диплом белән бүләкләнде.

68 кг. нан артык авырлык категориясендә икенче урынны алган Ислам Фәләховка медаль һәм диплом тапшырылды.

Шулай ук тренерлар Илнар Галимовны һәм Рим Кавиевны Алабуга районы җыелма командасының ТР Чемпионатында җиңүе өчен бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев