Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада спортчыларны йөртү өчен яңа автобуслар сатып алыначак

Спорт корылмалары дирекциясе автопаркы тулыландырылачак.

Мондый мәгълүматны район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев Россия матбугаты көненә багышланган журналистлар белән очрашуда җиткерде.

– Бу 10 миллион сум күләмендә экономияләнгән бюджет акчалары ярдәмендә мөмкин булды, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Исегезгә төшерәбез, быел Алабуга үзендә рәсми ярышларны кабул итәчәк. Моның өчен шәһәрнең төп спорт объектлары (Боз сарае, җиңел атлетика манежы һәм “Бердәм Россия” спорт комплексы) террорчылыкка каршы куркынычсызлык таләпләренә туры килә.

Бүген Алабугада 255 спорт корылмасы бар, шуларның 13е – эре объектлар. Дүрт спорт мәктәбендә 22 спорт төре буенча 2200гә якын яшь спортчы шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев