Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада субсидия алу өчен гаризаларны кабат яңарту һәм теркәү эшләренең чираттагы этабы башланды

Ялгыз яшәүче пенсионерларга да үз вакытында кабат теркәлү үтәргә кирәк. Субсидия түләү срогы чыгу вакыты фатир өчен түләү счет-квитанцияләрендә күрсәтелгән.

Әгәр субсидия түләү срогы 2013 елның 31 мартында төгәлләнә икән, сезгә 16 марттан 15 апрельгә кадәр кабат теркәлү үтәргә кирәк. Шулай иткәндә, сезгә киләсе субсидия түләүләре 2013 елның 1апреленнән 2013 елның 30 сентябренә кадәр билгеләнәчәк.

Моның өчен яртыеллык керем турында белешмә кирәк булачак:

- әгәр 16 марттан 31мартка кадәр мөрәҗәгать итәсез икән, сезгә белешмәне 2012 елның сентябреннән 2013 елның феврален кертеп алырга кирәк;

- 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, 2012 елның октябреннән 2013 елның мартын кертеп;

Субсидия алу срогы 2013 елның 30 апреленә кадәр билгеләнгән булса, сезгә 16 апрельдән 15 майга кадәр кабат теркәлү үтәргә кирәк. Бу очракта субсидия сезгә 2013 елның 1 маеннан 2013 елның 30 октябренә кадәр билгеләнә;

- әгәр 16 апрельдән 30 апрельгә кадәр (30 апрель кереп) мөрәҗәгать итәсез икән, сезгә 2012 елның октябреннән 2013 ел мартын кертеп керем турында белешмә китерергә кирәк;

- 1 майдан 15 майга кадәр мөрәҗәгать иткәндә, 2012 елның ноябреннән 2013 елның апрелен кертеп алына.

Субсидия срогы 2013 елның 31 маенда төгәлләнсә, сезгә 16 майдан 15 июньгә кадәр кабат теркәлү үтәргә кирәк. Бу очракта киләсе субсидия 2013 елның 1 июненнән 2013 елның ноябрен кертеп билгеләнәчәк.

- 16 майдан 31 майга кадәр мөрәҗәгать итсәгез, белешмәне 2012 елның ноябреннән 2013 елның апрелен кертеп тапшырырга;

- 1 июньнән 15 июньгә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, керем турындагы белешмә 2012 елның декабреннән 2013 елның мае кертеп алына. Исегезгә төшерәбез, гаризалар барлык документларның (паспорт, туу турында таныклык, никах язуы, аерылышу турында таныклык, торак документы һ.б.) оригиналлары һәм күчермәләре (беренче тапкыр документ биргән очракта) булганда гына кабул ителә.

Кабул итү сәгатьләре:

Дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе - 8.00 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр.

Чәршәмбе һәм җомга - 8.00 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр (13.00-17.00 - документлар белән эш).

Көндезге аш - 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә, якшәмбе - ял көне.

Көн саен (шимбә һәм якшәмбедән кала) ТКХ хезмәтләренә түләү субсидияләре, балалар пособиесе һәм башка компенсация түләүләренә кагылышлы сораулар белән 7-54-53 (ашыгыч телефон) телефонына шылтыратырга мөмкин.

Ашыгыч линия иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 17 сәгатькә кадәр эшли. 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке ял вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев