Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада суд приставлары «Тойота Ленд Крузер Прадо» автомобиленә арест салган

37 яшьлек транспорт чарасы хуҗасы 2019 елдан бирле 28 мең сумга якын салым түләмәгән.

Алабугада суд приставлары «Тойота Ленд Крузер Прадо» автомобиленә арест салган. 37 яшьлек транспорт чарасы хуҗасы 2019 елдан бирле 28 мең сумга якын салым түләмәгән. 
Теркәлү адресы буенча ир-ат күренмәгән, банкларда счетлары булмаган. Җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан гражданинның кайда булуын билгеләү буенча эш алып барылган. Шушы көннәрдә рейд барышында сәүдә үзәгенең парковкасында бурычлының «Тойота Ленд Крузер Прадо» автомобиле табылган. Чит ил машинасына арест салынган һәм махсус стоянкага урнаштырылган. Шушы мәҗбүри чара нәтиҗәсендә генә бурычлының салымнар буенча әҗәте түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев