Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сугыш чоры балаларына багышланган күргәзмә ачыла

Экспозицияне 12 сентябрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак.

Бүген, 28 июльдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Хәтер музеенда Уфа республика хәрби дан музее фондларыннан «Дети войны, вы детства не знали мультимедиа күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә электрон рәвештә 14 мәгълүмати планшет тәкъдим ителә, һәрберсендә — берничә фото күрсәтеләчәк. Күргәзмә — бушлай, әмма аны күрү өчен музейга керү билеты сатып алырга кирәк. Билетны «Пушкин картасы» буенча да сатып алырга була, дип хәбәр итә АМР матбугат хезмәте.

Виртуаль күргәзмә тамашачыларга 1941-1945 елларда Башкортостан кырларында һәм заводларында эшләгән яшьләрнең архив фотографияләрен тәкъдим.

Күргәзмә Мәскәүнең Бөек Ватан сугышы Үзәк музееның «Җиңү территориясе» проекты кысаларында оештырыла. 

Экспозицияне 12 сентябрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев