Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «сугыш чоры балалары»на истәлекле медальләр тапшырылды

Алабугада «Сугыш балалары» медальләрен тапшыру дәвам итә.

Бу юлы Роза һәм Гайфетдин Мөбарәкшиннарны, Миңлеһода Хафизовнаны хөрмәтләделәр. Алар медальләрне өйләрендә алды. 
«Россия өметләре» («Надежды России») Гомумроссия хатын-кызлар хәрәкәтенең Кабардино-Балкария төбәк бүлеге җитәкчесе Алена Чернова сүзләренә караганда, илдә эпидемиологик хәл начарланганчы, медальләрне тапшыру тантаналы шартларда узган, хәзер исә безнең өлкән яшьтәге гражданнарыбызның иминлеге өчен бу чара өйгә күчерелгән. 
Билгеләп үтик, бүләкләнүчеләр — Роза Абдулла кызы һәм Миңлеһода Сабир кызы — безнең редакция ветераннары. Озак вакытлар алар «Яңа Кама» газетасында тәрҗемәчеләр булып эшләгәннәр, язмаларны рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев