Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада суүткәрү системасын төзекләндерү эшләре бара

Суүткәрү системасын үзгәртеп кору буенча барлык эшне шушы елның октябре азагына кадәр тәмамларга уйлыйлар.

Гомуми озынлыгы 10 километрга сузылган этемле канализация корылмасын һәм 2,5 километр озынлыктагы үзагымлысын, шулай ук сигез канау-насос станцияләрен үзгәртеп кору кертелгән программа ике елга исәпләнгән. Боларның барысына китәчәк акча күләме 600 миллион сумга якын.

— Объектлардагы эшнең бер өлеше 2021 елда башкарылган. Бу үзгәртеп коруның беренче этабы. Хәзер узган елның декабрендә тәмамланган: КНС-7 дән алып КК-1гә кадәр, КНС-2дән КНС-1, КНС-4тән «Радуга» КП, аннан Радужный микрорайонына хәтле, этемле канализацияле урыннарны төзекләндерәләр. Биредә эш 30 июльгә кадәр барды. Үзагымлы канаулар булган урынннарда да өлешчә эш башкарылды. Мәсәлән, Беренче май урамында, Нефтьчеләр проспектында Покров урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр, Спас урамында Олы Покров урамыннан Казан урамына кадәр, Әйләнеч шосседа Нечаев урамындагы 16а йортыннан башлап 5нче КНСнә кадәр, Гыйззәт урамындагы 30нчы торак йорттан алып, Төзүчеләр урамына кадәр, шулай ук Төзүчеләр урамындагы 23 йорт янында өлешчә төзекләндерелде. Эшне 15 августка бетерергә тиешләр, — дип сөйләде АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов. 

Шунысын да әйтергә кирәк, ремонт ясалган урыннарны төзекләндерү өчен, «Су каналы» өстәмә рәвештә тагын өч миллион бүлеп биргән. 

Район башлыгы Рөстәм Нуриев, ремонт эшләреннән соң территорияләрне уңайлыландырган өчен, «Су каналы» җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, Таҗи Гыйззәт урамының үзгәртеп корганнан соң яхшыруын билгеләп үтте. Казан урамында да күләмле эш башкарылуын әйтте — өлешчә, Гассар урамыннан Говоров урамына кадәр ара, алдан сөйләшенеп куелганча, Борис Березовский фестиваленә кадәр үк тәртипкә салынган.

Суүткәрү системасын үзгәртеп кору буенча барлык эшне шушы елның октябре азагына кадәр тәмамларга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев