Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 1 кеше коронавирус йоктырган 

Хәзерге вакытта Алабуганың ковид госпиталендә 58 кеше дәвалана. 

 

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 43 яңа очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 20, Чаллыда — 6, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында икешәр, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Питрәч, Саба, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

13 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 000 очрагы теркәлгән. Алабугада — 205 кеше. Хәзерге вакытта Алабуганың ковид госпиталендә 58 кеше дәвалана. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 570 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 115 кеше.

Барлыгы 677 978 кешегә прививка ясалган. Шулардан 438 114 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев