Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын бер кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә 51 кеше коронавирус йоктырган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 26, Чаллыда — 10, Алексеевскида — 3, Түбән Камада — 2, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

13 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 24 583 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 727 кеше савыккан, узган тәүлектә — 59 кеше.
Барлыгы 910 430 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 719 707 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев