Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада танылган актриса Ольга Кабо булып китте

Ольга Кабо — Марина Цветаева иҗатына гашыйк кеше.

Алабуга дәүләт музей ядкарьлегендә театр һәм кино актрисасы, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Ольга Кабо булып китте. Бу турыда Алабуга дәүләт музей ядкарьлегенең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 

Экскурсовод озатуында ул И.И.Шишкин музей-йортында, «Трактир» Музей-театрында, М.И.Цветаева мемориаль комплексы музейларында һәм Петропавловск зиратындагы шагыйрь каберендә булды.

Ольга Кабо — Марина Цветаева иҗатына гашыйк кеше. 2013 елдан ул җырчы Нина Шацкая белән бергә шагыйрәгә багышланган «Я искала тебя...» спектаклен тамашачыга тәкъдим итә. 

Фотолар Ольга Кабоның ВКдагы шәхси төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев