Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада танылган бокс буенча тренер сайлауларда үз тавышын бирде

Александр Максютин инде 43нче ел тренерлык эше белән шөгыльләнә. Ул — Алабуга бокс мәктәбенә нигез салучы.

Алабугада танылган бокс буенча тренер Александр Максютин Татарстан Президентын, муниципаль депутатларны һәм ТР Дәүләт Советына сайлауларда үз тавышын бирде.
Александр Максютин инде 43нче ел тренерлык эше белән шөгыльләнә. Ул — Алабуга бокс мәктәбенә нигез салучы. Александр Михайл улы яшь спортчыларга спортка мәхәббәт кенә түгел, белемгә тартылу һәм җаваплылык хисе дә сеңдерергә тырыша. Тренер аларны тәрбияли һәм һәрвакытта да үз карашларын якларга кирәклегенә өйрәтә. 
Бу позиция аның бөтен тормышына да кагыла. Мөгаен, шуңа күрә ул үз сайлау участогына да, җаваплы граждан буларак, иртә килде, сайлауларга иртәрәк килергә күнеккән, дип билгеләп үтте. 
— Ничек инде сайлауларга бармый калырга? Әгәр сиңа ошаган кандидатны хуплау мөмкинлеге булса, аннан файдаланырга кирәк. Мин бик хөрмәт иткән лаеклы кеше өчен тавыш бирдем, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев