Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада танылган Россия актеры һәм режиссер Евгений Миронов булып китте

Евгений Миронов сүзләренә караганда, ул безнең шәһәргә таң калган.

Ул Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы музейларында булды һәм Марина Цветаева каберенә чәчәкләр салды. 

Евгений Миронов сүзләренә караганда, ул безнең шәһәргә таң калган. 

− Мин шәһәр белән сокланып йөрдем. Кечкенә генә шәһәрнең һәр сантиметрында танылган якташларыгыз турында истәлекләр сакланган. Сез тарихи мәдәни үзәк, тулы бер комплекс алгансыз. Сездә бик кызык, биредә матур уйлар туа, иҗа итәсе, уйлап чыгарасы килә,- диде ул. 

Шулай ук ул Алабуга кебек төрле шигъри һәм музыкаль кичәләр үткәрелә торган шәһәрдә һичшиксез драма театры булырга тиешлеген ассызыклады. Актер әйтүенчә, шәһәрдә моның өчен бар мөмкинлек тә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев