Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарларда кунакта" проекты старт алды

28 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Туган якны өйрәнү музеенда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге тупланмаларыннан “Татарларда кунакта” дип исемләнгән күргәзмә проекты старт алды.

Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырылды.

Бу якты вакыйга РФ Мәдәният министрлыгының, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре министрлыкларының, Россия Музейлары берлегенең, Россия төбәкләрендә Татарстан вәкиллекләренең, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советының, Россия Рәссамнар берлегенең үзара тыгыз хезмәттәшлеге һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Проект 13 күргәзмәдән тора. Алар белән Екатеринбург, Владивосток, Хабаровск, Красноярск, Кемерово, Омск, Төмән, Ырынбур, Самара, Симферополь, Әстерхан, Ульяновск, Санкт-Петербург халкы 2020нче ел дәвамында таныша алачак.

Татарстанны Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры урынбасары Марина Жарковская, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Тарих музее мөдире Екатерина Кашапова һәм Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илнур Сираҗиев тәкъдим итте. Милли уен коралларында уйнау остасы һәм җырчы Тәлгать Зариповның чыгышы музыкаль бүләк булды.

“Татарларда кунакта” күргәзмәсе – Алабугада 14 халыкара арт-симпозиум нәтиҗәсендә барлыкка килгән 112 рәсем сәнгате әсәре һәм 50гә якын декоратив-гамәли сәнгать эше.

Экспозиция татарлар тормышының төрле яклары турында сөйли – ул татар милли мәдәниятенең чын гүзәл энциклопедиясе. Мәгълүмати планшетларда борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр татар халкының күренекле эшлеклеләре тарихы, мәдәнияте һәм дине, йолалары, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше, мәгариф һәм фән турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган. Декоратив паннолар, баш киемнәре, кием-салым, күн мозаикасы техникасында башкарылган сумкалар һәм аяк киемнәре, кулдан эшләнгән курчаклар һәм башкалар экспозицигә матур өстәмә булып тора.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев