Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» акциясе барышында 10 капчык чүп җыелды

Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» республика чарасы кысаларында халыкта «Ун гектар» дип йөртелгән урында өмә булды. 

Өмәдә Алабуга урманчылыгы, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм КФУның Алабуга институты «Экодос» студентлар җәмгыяте иреклеләре катнашты.

− Биредә без ел саен җыештырабыз, чөнки монда күп чүп җыела.
Алабугалыларга мөрәҗәгать итеп, чүп-чар ташламагыз, әйләнә-тирә пычранудан тыш, чүпнең янгын сәбәбе булуы да бар бит диясе килә. Янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен саклавыгызны сорыйбыз, − ди Алабуга урманчылыгының урман саклау инженеры Алевтина Согорина.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе 18 апрельдә башланды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чара башланганнан алып республиканың урман фондыннан 390 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, 229 кубометр коры агач һәм куакларны черетергә өелде. Шулай ук урман өлкәсе белгечләре тарафыннан 9 чишмә, 160 аншлаг төзекләндерелгән, мәгълүмат такталары, ял урыннары тәртипкә китерелгән. Алабугада үзе теләп өмәгә килүчеләр һәм урманчылар 10 капчык чүп җыйды. 

− Без төрле чараларда даими катнашабыз, табигатьне көнкүреш чүбеннән чистартырга булышабыз, аның ел саен кимүен күреп торабыз. Элегрәк без бер төштән генә дә 20ләп капчык чүп-чар җыйган булсак, хәзер милли паркның кеше күп йөри торган урыннарында 5 кенә капчык чүп җыелды. Бу кешеләр аңының яхшыга үзгәрүен күрсәтеп тора, без үзебез — табигатьнең бер өлеше икәнен күрә һәм аңлый башладык, − ди «Экодос» җәмгыяте координаторы Фаина Ребрина.

Студентлар оештырган әлеге җәмгыять 2004 елдан эшли. Әйтергә кирәк, бөтен республика буйлап мондый чаралар 45 мәйданчыкта узды.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән 2010 елдан бирле үткәрелә. Анда даими катнашучылар сафында — республикадагы оешмалар, предприятие һәм учреждениеләр белгечләре, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта уку йортлары студентлары, волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев