Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «тимурчылар» ялгыз пенсионерларга ярдәм итә

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Алабугада «Чиста ишегалды» акциясе узды. «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль куркыныч хәлдә калган балалар ялгыз тормыш итүчеләрнең йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә катнашты.

Шулай итеп, алабугалы Анна Аникина йорты янында тәртип урнаштырылды. Әбигә инде 88 яшь һәм бөтен хуҗалыкны үзенә генә алып бару авыр, чөнки сәламәтлеге сыната башлаган — кичерелгән инсульттан соң хәтта аякта басып тору да җиңел түгел. 
«Балаларга бик зур рәхмәт! Миңа йорт янындагы коры үләнне җыеп алырга кирәк иде. Оныгым ярдәм итәргә килә, ләкин аның да вакыты җитеп бетми. Хәзер инде бөтен җирдә тәртип», — диде алабугалы.
Акциядә катнашучылар өчен дә бу тәҗрибә файдалы булды. 12 яшьлек Настяга бу көнгә кадәр таныш булмаган кешеләргә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә туры килмәгән.
«Бу акция миңа бик ошады. Җиңел генә эшләр эшләп, кемгәдер тормышны җиңеләйтү мөмкинлеге бар», — дип хис-тойгылары белән уртаклашты кыз.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Мынбаева сүзләренә караганда, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге каршында тимурчылар отряды оештырылган, анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдәге балалар керә. Балалар йорт яны территориясен җыештыралар, бакчада булышалар. Бу отрядка өч әби беркетелгән.
«Шул рәвешле балаларда өлкән буын кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә», — дип шәрехләде Ольга Сергеевна.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган гражданнар турында мәгълүматыгыз булса, бу хакта 7-58-12 номеры буенча «кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итә аласыз, эш вакыты сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр (төшке аш сәгать 12.00дән 13.00гә кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев