Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада үткәрелгән ике ярминкәдә 3,5 миллион сумлык продукция сатылган

Ярминкәләр 11 сентябрьдә башланып китте.

Алабугада үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә барлыгы 3,5 миллион сумлык продукция сатылган. Бүгенге көндә ике ярминкә үткәрелде. Алар вакытында 3,5 тонна ит һәм ит продуктлары, 24 тонна бәрәңге, 15 тонна яшелчә, 26 тонна ашлык, 0,8 тонна сөт һәм сөт продуктлары, 0,5 тонна бал сатылган. 
Гадәттәгечә, ярминкәләрне үткәрү урыны итеп «Мираж» сәүдә үзәге янындагы мәйданчык һәм Иске базар территориясе билгеләнгән. Көзге сәүдәдә безнең районнан да, күрше-тирәләрдән дә 50дән артык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Авыл хуҗалыгы продукциясендәге бәяләргә килгәндә, быел алар бераз югарырак. Моның сәбәбе — корылык, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә. Мәсәлән, сыер итенең бер килограммын 320-380 сумга, кош-корт итен — 145 сумга, сарык итен − 350-400 сумга, сөтнең бер литрын 35 сумга, тавык йомыркасының бер дистәсен 65-70 сумга, бәрәңгене 30 сумга сатып алырга була.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев ярминкәләрнең халык арасында популярлык казануын билгеләп үтте, шуңа күрә аларны узган еллардагыга караганда ешрак үткәрергә кирәк.
Алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында да популяр. Шул рәвешле, район авыл хуҗалыгы идарәсендә «Яңа Юраш» ЯАҖ, «Яшь көч» ҖЧҖ, «Башак» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, Күклектән Илфар Ямалетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы, Танайкадан Фирдияз Борһанов һәм Николай Праздников, Морттан Гөлнара Хуҗина, Лекареводан Андрей Фалалеев, Алабугадан Сергей Шалин крестьян-фермер хуҗалыгы сатуның активлыгын һәм югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнар да читтә калмый, хуҗалыкларындагы авыл хуҗалыгы продукциясен үзләре өчен генә түгел, ярминкәдә сату өчен дә үстерә. Алар − Танайкадан Татьяна Льдокова һәм Любовь Красильникова, Алабугадан Зөбәрҗәт Закирова, Морттан Юрий Жегулин.
Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев