Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тәүлек эчендә 321 кеше коронавирустан прививка ясаткан

Шәһәр һәм районда вакцинация дәвам итә.

Алабугада коронавируска каршы прививканың беренче компонентын 40 371 кеше ясаткан, икенчесен — 34 814. 

Узган тәүлек эчендә 321 кеше беренче прививканы ясаткан булса, икенчесен 222 кеше ясаткан. Шулай ук Алабугада «Спутник лайт» вакцинасы да бар.

Вакцинация шәһәрнең 4 прививка пунктында башкарыла:

Поликлиника (Пролетар ур., 36, 3нче кат, каб.309) 
тел. 4-41-28, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7) 
тел. 9-61-08, эш көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе — ял көннәре.

3нче табиб амбулаториясе (Городище ур., 3, каб.8) 
тел. 7-91-34, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Алабуга үзәк хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр пр., 57, 2нче кат,каб.206), дүшәмбе-шимбә 8.00-10.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, прививка ясау пунктлары ял көннәрендә дә эшли. Ял көннәрендәге эш графигы турында өстәмә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев