Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тәүлек эчендә Covid-19дан зарарлануның тагын бер очрагы ачыкланган

Шулай итеп, Алабугада авыручыларның гомуми саны - 54 кеше.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
6 кеше хастаханәләргә салынган, 26 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 11 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 18, Түбән Камада — 3, Нурлатта 2 кеше коронавирус йоктырган. Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
14 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5061 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3916 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 10 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев