Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тәүлек эчендә COVID-19дан зарарлануның тагын бер очрагы теркәлгән

18 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5186 очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
12 кеше хастаханәләргә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 10 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган. 
Казанда — 11, Яр Чаллыда — 7, Яңа Чишмәдә 2 кеше коронавирус йоктырган. Арча, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән. 
18 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5186 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4017 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 30 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев