Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган

Тәүлек эчендә Татарстанда 44 кеше коронавирус йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 44 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 10 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 17 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 0, 80нән 90 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган. 
География:
Казан — 11
Яр Чаллы — 12
Аксубай — 2
Актаныш — 2
Әлмәт — 2
Балтач — 1
Биектау — 1
Яшел Үзән — 2
Лаеш — 2
Менделеевск — 2
Түбән Кама — 3
Нурлат — 2
Тәтеш — 1
Тукай районы — 1.
15 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3958 очрак теркәлгән.
2824 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 8 кеше узган тәүлектә.
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев