Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тәүлек эчендә тагын бер коронавирус йоктырган кешене ачыклаганнар

Шулай итеп, Алабугада авыручыларның гомуми саны – 52 кеше.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 35 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 3, 30дан 50 яшькә кадәр — 19 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2, 90 яшьтән өлкәнрәк 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 16, Түбән Камада — 6, Яшел Үзәндә — 4 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Питрәч, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән. 
9 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4893 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3734 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 29 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев