Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Торак» операциясе кысаларында рейдлар уза

Аның кысаларында күзәтчелек ведомстволары вәкилләре торак секторны тикшерә.

2020 елда Алабуга районында 204 янгын очрагы теркәлгән, шуларның 70 проценты торак секторда булган. 

Янгын нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булды һәм 14 кеше җәрәхәтләнде. Янудан килгән зыян 1,5 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Торак сектор объектларын янгынга каршы саклауны арттыру максатларында 2021 елның 1 гыйнварыннан «Торак-2021» дип аталган профилактик операция оештырылды.

Әлеге операция кысаларында Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге вәкилләре Алабуга янгын саклау гарнизоны, җирле үзидарә органнары, халыкны социаль яклау хезмәте һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, халыкка көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен җиткерү максатыннан торак секторда рейдлар үткәрә. 

Күп балалы гаиләләргә, халыкның социаль-адаптацияләнмәгән төркемнәренә аерым игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев