Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төп чыршыны ачтылар

Алабугада кичә шәһәрнең төп чыршысы ачылды. Яшел чибәркәй «Чебурашка» паркында урнашкан.

Бәйрәмгә шәһәр халкы, мәктәп укучылары, мәгариф хезмәткәрләре, өлкән буын вәкилләре килгән иде. Бәйрәм чаралары башлану белән кунакларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Олег Колпаков котлады.

— Балалар бу чирекне «5» билгесенә генә төгәлләсеннәр, чирләмәсеннәр, ә ата-аналар бу бәйрәмнәрдә мөмкин кадәр яхшырак ял итсен. Сезгә яңа елда иң изге теләкләр-сәламәтлек, уңышлар, озын гомер, якыннарыгызга бәхет телим, — диде ул.

Бәйрәм Кыш бабайлар парады белән дәвам итте. Кышкы тылсымчылар кунакларны сәламләделәр, ә аннан соң балалар белән кышкы уеннарга киттеләр.

Муниципаль конкурсларга да йомгак ясалды. Миша Грахов (26нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче) 2021 елгы «Кыш Бабай» исеменә лаек булды, ә «Кар бөртеге гүзәле» исеменә Ева Кузьмина (26нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче) лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев