Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район башлыкларына мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырдылар

Бүген шәһәребездә мәктәп укучыларына билгеләнгән 50 “Форд Транзит” микроавтобусыннан ачкычлар тапшыру тантанасы узды.

Бүген республиканың муниципаль берәмлекләре башлыкларына 50 яңа “Форд Транзит” микроавтобусы ачкычлары тапшырылды. Тапшыру педагогларның республика август конференциясе кысаларында узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәктәп автобуслары Алабугада җитештерелгән. Бу бик мөһим билгеләнештәге транспорт, шуңа күрә аңа катгый таләпләр куела. Мәктәпкә илтү вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү өчен барысы да эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев