Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тротуарлар салу эше дәвам итә

Моның белән беррәттән асфальт-бетон өслекле гамәлдәге урам-юл челтәрен дә ремонтлау эшләре бара.

Яздан башлап бүгенге көнгә кадәр шәһәрдә тротуарлар салу эше бара.
Яңа тротуарлар инде Бакый Урманче урамында (Чапаев урамыннан алып 4нче микрорайондагы боҗрага кадәр) һәм Тынычлык проспектының 4нче микрорайондагы участогында барлыкка килде. Җәяүлеләр уңайлылыгы өчен Максим Горький, Чапаев урамнарында (Промысловый тыкрыгыннан алып Гафури урамына кадәр) тротуарлар төзелде, «Иллюзион» кинотеатры каршында тротуар төзекләндерелде, шулай ук алабугалылар үтенече буенча Зеленая урамында, «Бердәм Россия» спорт комплексы янында җәяүлеләр өчен яңа юллар барлыкка килде. Эшләр бүген дә дәвам итә — Мәрҗани һәм Тукай урамнарында. Быел барлыгы 18 километр тротуарны төзекләндерү планлаштырыла.
Болар белән беррәттән асфальт-бетон өслекле гамәлдәге урам-юл челтәрен дә ремонтлау эшләре бара. Бүген, әйтик, шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә — Нефтьчеләр проспектында асфальт җәелә. Моннан тыш, түбәндәге юл участоклары ремонтланачак — Нефтьчеләр проспекты (Дурова урамыннан Гассар урамына кадәр), Мәскәү урамы (Тукай урамыннан Г.Камал урамына кадәр), Тугаров урамнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев