Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тәрәзәләр һәм балконнарның иң яхшы Яңа ел бизәлешенә муниципаль интернет-конкурс игълан ителде

Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк.

Алар: «Иң якты тәрәзә» (бизәлештә ут-диод гирляндалары кулланыла), «Иң матур тәрәзә» (бизәлештә рәсем, буяулар, кар бөртекләре чагылыш таба), «Иң үзенчәлекле тәрәзә» (бизәлештә кызыклы идеяләр өстенлек итә). Бәйгедә катнашу өчен 2020 елның 25 декабренә кадәр Яңа ел тематикасында бизәлгән, «Алабуга-2021» билгесе урнаштырылган тәрәзә яки балконның фотосын җибәрергә кирәк. Гаризада катнашучының исемен, фамилиясен һәм атасының исемен, объектның адресын, катнашучының яшен, телефон номерын күрсәтү мөһим. Һәр номинациядә җиңүчеләр 2020 елның 26-29 декабрендә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Культура Елабуги» төркемендә интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 31 декабрьдә «Гуляй» паркында үзәк сәхнәдә узачак. Гаризаларны festival.emr.@mail.ru электрон почтага яки ватсапка — 8-919-641-17-78 телефоны буенча җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев