Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тукталыш павильоннары яңартылачак

Алабугада киләсе елда тукталыш павильоннары кайда яңартылачагы билгеле булды.

2020 елда 20 тукталыш павильонын алыштыру планлаштырыла. Бу хакта “эшлекле сишәмбе” киңәшмәсендә Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов хәбәр итте. Әйтик, Хирург Нечаев урамында тукталыш павильоны урнаштыру зарур. Ә Карьер, Мәрҗәни, Әйләнеч шоссе һәм “Радужный” микрорайоны урамнарындагы тукталышлар алыштырылырга тиеш. Шулай ук “РайПО”, “Мәчет”, “Университет” һәм “ЮХИДИ” тукталышларында павильоннар яңартылачак. Бүгенге көндә булачак тукталыш павильоннары вариантлары бар инде. Алар турында халык белән фикер алышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев