Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерделәр

Шәһәрдә Бөек Ватан сугышында җиңүне үз хезмәтләре белән якынайткан алабугалылар истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Мемориаль тактада сугыш елларында югары дәүләт бүләкләре: Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән 10 кешенең исемнәре язылган.
«Алабуга — Татарстанның инде сугышка кадәрге вакытта ук сәнәгать потенциалына ия булган һәм бик күп эвакуацияләнгән предприятиеләрне кабул иткән аз санлы шәһәрләренең берсе. Фронтта булмаган барлык кешеләр, олысы да, кечесе дә эшләгән. Бу хезмәтне бәяләп бетерерлек түгел. Фронттагы барлык техника, аш-су, кием-салым тылда хезмәт куючылар кулы белән булдырылган. Зур хөрмәт аларга, безнең нәкъ менә шушы кешеләрне билгеләп үтүебез — бик мөһим. Мондый нык тылдан башка фронтта берни дә эшләп булмас иде», — диде район җитәкчесе Рөстәм Нуриев.
Бу сугыш елларында хатын-кызлар гына түгел, балалар да «Барысы да фронт өчен — барысы да җиңү өчен» дигән девиз астында алсыз-ялсыз хезмәт куя. Алабугалы Виктор Кусакин инде 11 яшендә үк спирт заводында үгез куучы булып эшләргә туры килүен искә ала. Ул үгезләр җигеп пристаньга торф һәм спирт ташыган. 
«Алабугада үз продукциясен җитештерүче 8 артель бар иде, без аларны да пристаньга йөрттек. Бу тактада язылган исемнәрнең яртысын беләм, ул кешеләр белән эшләдем», — дип искә ала тыл хезмәтчәне.
Әлеге исемнәр арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышевның бабасы — Иван Фроловичның да исеме бар. Мөгаен, һәркемнең гаиләсендә бабаларының героик үткәне турында тарихлар бардыр, дип фаразлады Леонид Анатолий улы.
«Бабамның хикәяләрен туктаусыз тыңларга була иде, мин шунда ук Җиңүгә өмет белән яшәгән Алабуганы күз алдына китерә торган идем. Бүген без җиңү өчен хезмәт иткән, шуның өчен үз сәламәтлекләрен дә кызганмаган барлык алабугалыларга багышланган мемориаль такта ачабыз. Әлбәттә, анда бабамның да фамилиясе булуы минем өчен бик куандыргыч», — диде ул.
Катнашучыларның барысы да мемориаль тактага чәчәкләр салды. Шулай ук бу көнне Алабуга музей-ядкарьлеге гамәлгә куйган «Сугышның тере хроникалары» проекты турында да сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев