Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төзекләндерү буенча рейдлар дәвам итә

Бүгенге көндә шәһәр башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге тарафыннан предприятиеләр һәм шәхси йортларга карата 80ләп күрсәтмә бирелгән.

Бу очракта сүз якын-тирә территорияләрдә үлән чабуга кагылышлы хокук бозулар турында гына бармый, дип хәбәр итте бүлек башлыгы Роман Гурьев.
«Якын-тирә территорияне тәртипкә китерү турында күрсәтмә — бу әле штраф түгел. Димәк, рейдлар барышында безнең хезмәткәрләр тиешенчә карап тотылмаган территорияләрне ачыклаган. Бу очракта хуҗаларга җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр чыгарыла. Аларны үтәү өчен берничә көн вакыт бирелә. Әгәр инде моңа колак салмыйлар икән, бу очракта без территория хуҗаларын (хосусый милек яки предприятие җитәкчеләрен) административ беркетмәләр төзү өчен чакыртабыз».
Алга таба әлеге беркетмәләр административ комиссиягә җибәрелә, ә инде ул, үз чиратында, ваемсыз милекчеләргә штраф сала, ди муниципаль контроль бүлеге башлыгы. Роман Гурьев искәрткәнчә, мондый хокук бозу «Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу» РФ КОАП 3.6 статьясына туры килә.
Гадәттәгечә, муниципаль контроль хезмәткәрләренең рейдлары барышында «кара» һәм «ак» исемлекләр билгеләнде.
Иң яхшыларыннан башлыйк. Алар арасында Интернационал урамындагы сәүдә-күңел ачу үзәге, лак-буяу материаллары кибете — Әйләнеч шоссе урамында урнашкан фирма, шул ук урамда күңел ачу клубы, бетон җитештерү буенча производство базасы.
«Шәхси секторга килгәндә, практика күрсәткәнчә, нигездә йорт яны территорияләренең тышкы кыяфәтен үзәк урамнарда урнашкан йортларда яшәүчеләр кайгырта. Кварталара урамнарда эшләр күпкә начаррак. Әмма минем Мәскәү урамында яшәүчеләргә аерым рәхмәт белдерәсем килә, алар безнең киңәшләргә колак салып, үз йортлары янындагы үләнне чаптылар».
Ә хәзер кисәтүләр турында. Әйләнеч шосседа урнашкан күпләп сату базасы, шул ук урамдагы «Факел» гараж җәмгыяте «кара» исемлеккә керде. Шәхси сектор буенча Тугаров, Якты (Светлая) урамнарындагы, Дружная тыкрыгындагы кайбер йортлар һәм шәһәрнең түбән өлеше ягыннан шәһәрдән чыгу юлында урнашкан берничә йорт тәнкыйтькә тотылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев