Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре урамнарда тәртип урнаштыра

Быел коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, массакүләм өмәләр гамәлдән чыгарылды.

Ел саен 1 апрельдән Алабуга районында шәһәрне чистарту буенча санитар икеайлык үткәрелә. Әмма быел коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды. Шуңа күрә шәһәр урамнарында тәртипне “Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” МУП хезмәткәрләре алып бара. Алар кыш буена бордюрлар янында җыелган чүп-чарны җыештыра, бордюрларны һәм агач кәүсәләрен агарта, буйый.

Идарәче компанияләрнең ишегалды җыештыручылары да йорт эчендәге территорияләрне җыештырырга бердәм фронт булып чыкты.
Шәһәрне санитар чистарту белән беррәттән, агачлар утырту эше дә алып барыла. Тынычлык проспектында инде яңа утыртмалар барлыкка килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев