Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Украинада һәлак булган хәрби хезмәткәр белән хушлаштылар

Хушлашу «Җәмигъ» мәчете территориясендә узды.

Алабуга районы кешесе Рамиль Шабуров Украинадагы хәрби операция вакытында һәлак булды, кичә аны соңгы юлга озаттылар.

Аңа 47 яшь иде. Рамил Шабуров белән хушлашу Җәмигъ мәчетендә үтте. Батырны соңгы юлга озатырга хезмәттәшләре, дуслары, шәһәр оешмалары җитәкчеләре, аны белгән алабугалылар килде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев аның туганнары һәм якыннарының бетмәс кайгысын уртаклашты. Безнең барыбыз өчен дә Рамил кыюлык, батырлык үрнәге булып калыр.

Кайгы уртаклашучылар арасында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков, АМР Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов, Алабуга ЭЭМ Ветераннар Советы рәисе Михаил Красильников бар иде.

Рамил Шабуров Украинага быел майда китте, ул аңлы рәвештә үзе теләп баручылар сафына басты.

— 7 июньдә Рамил Шабуровның һәлак булуы турында хәбәр алдык. Хезмәттәшләре өчен ул ышанычлы иптәш иде. Рамилнең тормышы — Ватанга бирелгәнлек үрнәге, ул һәрвакыт безнең күңелләрдә калыр. Без сезнең белән бергә кайгырабыз, — диде Рөстәм Заһидуллин, каһарманның туганнарына мөрәҗәгать итеп.

— Ул безнең ирегебез өчен үзенең тормышын бирде. Батыр мәңге безнең йөрәкләрдә калыр. Туганнары, якыннары алдында баш иябез, — дип белдерде Николай Битюков.

Рамил Шабуровны белгәннәр өчен, бу — кире кайтаргысыз югалту. Гаиләсенә бу минутларда бигрәк тә авыр.

— Күз яшьләре кирәкми! Рамил шулай дияр иде. Сөйләү кыен, ләкин дәшмәү тагын да катлаулырак. Ул гаҗәеп кеше, чын батыр, минем каһарманым иде! Һәм, мөгаен, минем өчен генә түгел, башка бик күпләр өчен дә кыюлык, батырлыкның якты үрнәге иде. Ул куркуның ни икәнен бөтенләй белмәде. Беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкмады, һәм минем аның белән җаным тыныч иде. Әмма соңгы көннәрдә ул миңа чын, күпкырлы һәм фидакарь мәхәббәтнең нәрсә икәнен тагын да күбрәк күрсәтте. Гаиләсен, балаларын, әнисен ул гына шулай ярата ала иде. Безнең таянычыбыз югалу гына түгел бу. Сезнең һәркайсыгыз олы ачык йөрәкле кешесез калды, дип уйлыйм, һәркемгә теләсә-кайсы минутта ярдәмгә килә ала иде ул. Бу соңгы һәм минем өчен озакка сузылган көннәрдә Рамилнең дуслары һәм танышлары бик күп булганлыгын белдем, һәм мин аларга ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле, — диде Рамилнең тормыш иптәше Регина Шабурова.

— Теләсә нинди кыен хәлдә дә елмая иде. Һәрчак безнең белән янәшә булыр дип уйлыйм. Ул безнең өчен, хәзер инде ил өчен дә герой булды һәм шулай булып калачак. Әтиемнең нинди булганлыгын барысының да белүен телим. Нәкъ менә ул минем әтием булуы на бик шатмын. Аңа бик рәхмәтлемен һәм аны бик яратам, — диде Рамилнең олы кызы Радалья Шабурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев