Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Университет» скверын үзгәртеп кору һәм футбол манежын төзү дәвам итә

Быел шәһәрдә һәм районда төзелеш-ремонт эшләре алып барыла торган 27 социаль объект яңартылачак.

«Татнефть» ГАҖ гранты һәм җирле бюджет акчалары хисабына «Университетский» скверы да үзгәрде. Биредә балалар өчен уен элементлары, эскәмияләр һәм чүп савытлары барлыкка килде. Биредә тренажерлар да урнаштыру планлаштырыла. Яшел үсентеләр — нарат, алмагач һәм миләшләр дә барлыкка киләчәк. Сүз уңаеннан, шәһәрнең аскы өлешендә мондый ял урыны юк иде әле, ә хәзер бу сквер балаларны да, өлкәннәрне дә тартып торачак. «Университетская» мәктәбе янындагы скверны төзекләндерү район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы буенча үткәрелде. Өч ел эчендә сквер кардиналь үзгәрер дип планлаштырыла.

АМР башкарма комитеты каршындагы төзелеш Департаменты директоры Равил Шәрипов сүзләренә караганда, бу елның августында берьюлы берничә объект файдалануга тапшырылачак. Мәсәлән, «Созвездие — Йолдызлык» федераль программасы буенча төзелгән. Аның төзелеше 2021 елда ук башланды. Шулай ук август ахырында Тугаров урамындагы футбол манежы да тапшырылачак. Сүз уңаенда, алабугалыларга яңа манежга исем уйлап табарга тәкъдим ителә. Үз тәкъдимнәрегезне udmsit2010@mail.ru электрон почтага яки 3-56-05 телефоны буенча җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев