Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада урамнарны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә

Су сибү һәм утау — бүгенге көндә Төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре өчен төп эшләр.

Бөтен көчне су сибүгә юнәлтергә — район җитәкчесе Рөстәм Нуриев киңәшмәләрнең берсендә әнә шундый күрсәтмә бирде. Су сибү һәм утау — бүгенге көндә Төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре өчен төп эшләр. Узган дүшәмбедә алар чәчәк түтәлләрен чүп үләннәреннән чистартты. Без аларның нәкъ менә шушы эш белән мәшгуль чагына туры килдек, беррәттән чәчәкләрнең ни дәрәҗәдә яхшы үсеп китүе белән дә кызыксындык. Сүз уңаеннан, газетабыз саннарының берсендә быел җәй көне шәһәрне 100 меңнән артык чәчәк бизәячәге турында язган идек инде. Вәзгыятьнең бүген ничек булуы турында «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП җитәкчесе Наталия Балобанова сөйләде:
"Хәзер утау белән шөгыльләнәбез. Кагыйдә буларак, аны, чүпләнүгә карап, аена ике тапкыр үткәрәләр. Быел 154 мең чәчәк үсентеләре утырттык, төп массасы үсеп китте. Алабугалылар кулыннан зыян күргән түтәлләрдә өстәмә үсентеләр утыртылды. Тынычлык проспектында аркаларга эленгән кашпо һәм вазоннар, кызганыч, вандаллар гамәлләренә дучар булды. Кайдадыр кешеләр үсентеләрне тулысынча тартып чыгарган, кайдадыр — без фаразлаганча — вазоннарга тоз сипкәннәр, чөнки туфрак өстендә ниндидер ак кунык калганы күренә. Ә тоз үсемлекләргә бик начар йогынты ясый. Мондый хәл, мәсәлән, Казан урамында булды. Анда петуния һәм яран үсентеләрен яңадан утырттык. Тынычлык проспектындагы кашпо һәм вазоннарга шулай ук чәчәкләр өстәп утыртачакбыз."
Билгеләп үтик, хәзер шәһәргә керү юлларындагы боҗраларга да аерым игътибар бирелә.
" Берничә ел дәвамында алар турында кайгыртмадылар диярлек. Әмма быел өч боҗра да күзгә күренеп үзгәрде, әлбәттә, яхшы якка. Биредә петунияләр утыртылган чәчәк түтәлләре барлыкка килде. Моннан тыш, Казан урамындагы күпердә, Бехтерев музее янындагы скверда, Тынычлык проспекты буенча җәяүлеләр кичүендә вазоннар элеп куелган. Чәчәкләргә су сибүне иртәнге сәгать 4тә башлыйбыз, бер сәгатьтән, иртәнге 5тә — үлән чабу. Тик шәһәрлеләр моңа төрлечә карый. Хезмәткәрләрнең бик иртә үлән чаба башлауларына шикаять килде. Әмма, эссе көннәр торуын исәпкә алып, моны нәкъ менә иртә белән эшләргә кирәк. Халыкка мөрәҗәгать итеп, моңа аңлап карауларын сорыйсым килә," — ди «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП директоры Фәннур Шакиров.
Гомумән алганда, шәһәр буенча вәзгыять начар түгел. Моны Рөстәм Нуриев үзе дә билгеләп үтте. «Чәчәкләр буенча хәлне төзәттек», — диде ул. Шуңа да карамастан, Төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре шәһәрлеләргә әлеге матурлыкны бозмауларын сорап мөрәҗәгать итә, чөнки аны без — Алабуга халкы өчен булдыралар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев